10 марттан – 16мартка чаклы Бөтендөнья җәмагатчелеге С гепатитына каршы көрәш атналыгын билгеләп үтә.

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

10 марттан – 16мартка чаклы Бөтендөнья җәмагатчелеге С гепатитына каршы көрәш атналыгын билгеләп үтә.

 

В hәм  С гепатиты вируслары кешенең бавырына зур зыян китерүче вируслар, бавыр бу вируслар белан зарарланган очракта бавыр циррозы hәм рагына китерерә мөмкин,  ә бу чирлар күп очракта кешене  үлемгә китерә.

  Бөтендөнья сәламатлек саклау магълуматларена караганда бу вируслар белан зарарлану ВИЧ вирусына караганда кеше организмын 50- 100 тапкыр ешрак зарарлыйлар.

С гепатиты вирусы кеше организмына кан hәм башка биологик сыкчалар аша керә, бигрәк тә медицина белан бәйле булмаган процедуралар үткәргәндә, әйтик бер үк шприц белән берничә кешегә наркотик матдәләр керткәндә, ( бу иң күп очрак), татиуровка ясаганда, төрле косметологик процедуралар ясаганда  (педикюр, маникюр hәм башкалар). Мондый  процедураларны ясаганда күпчелек легаль булмаган салоннарда бер тапкыр гына кулланыла торган инструментлар кулланылмый, ә бәлки бер үк инструмент белан берничә кешегә процедура ясала. Мондый очракларда инструментлар бик төгәл итеп зарарсызландырырылырга тиеш, ә бу куп очракта үтәлми, нәтиҗәдә С гепатиты бер кешедән икенче кешегә йогарга мөмкин. Кеше организмын зарарлау өчен бик аз микъдарда булган вирус та җитә, канга эләккәч вирус бик тиз үрчи башлый, бавырны нык зарарлый, нәтиҗәсе үлем очрагына китерергә мөмкин. Шунсын да әйтеп китәргә кирәк, вирус тиешенчә зарарсысландырылмаган инструментта шактый озак яшәргә сәләтле. Җенси юл hәм анадан балага күчүочраклары да булырга мөмкин.

 С гепатитынын төп таралу юлы кан аша,башка биологик сыкчалар аша азрак очракта күчә. В гепатитыннан аермалы буларак, С гепатитында гомерлек иммунитет барлыкка килми, шуңа күрә дә кабат зарарлану очраклары да күзәтелергә мөмкин. В гепатитына каршы яхшы нәтиҗәле  вакцина уйлап табылды hәм хазерге вакытта уңышлы кулланыла, С гепатитына каршы вакцина юк. Зарарлану куркынычы зур булган төркемгә кемнәр керә соң?

Болар:

  • Бер шприц белән наркотик кулланучылар hәм аларның җенси партнерлары;
  • Коммерцияле җенси хезмәт күрсәтүчеләр,  hәм аларның җенси партнерлары;
  • Бер үк җенес белән җенси мөнәсәбәткә керүчеләр;
  • Тәртипсез җенси тормыш алып баручылар;
  • Татуировка ясаучылар;
  • Легаль булмаган косметология салоннарына  йөрүчеләр

Саклану чаралары нинди сон?

  • 1 тапкыр гына кулланыла торган шприцлар гына куллану;
  • Билгесез яки шикле кеше белән   җенси мөнәсәбәткә кергәндә саклану чаралары, әйтик презерватив куллану;
  • Чит кешеләар куллана торган бритвалар, теш щеткасы, полотенцалар  кулланмаска, аларда кан кисәкләре калырга мөмкин, ә алар шактый озак үзендә вирусларны саклыйлар;
  • Лицензиясе булган легаль косметология салоннарына гына йорергә;
  • Татуировка ясаткан очракта дезинфекция hәм стерилизаөия чаралары  уткарелган инструментлар гына  куллануны таләп итарга, ә иң яхшысы аларны бөтенләәй ясатмаска;
  • Шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга;

Шикле булган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгат итарга. Хазер гепатитларны давалау өчен бик яхшы препаратлар бар, купчелек башлангыч очракта аларны уңышлы дәвалап була.

Үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз hәм сәләмәт  булыгыз!

Вахитов Илүс Марсович – Сарман үзәк хастаханәсенең табиб – эпидемиологы.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International