Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Көндәлек практикамда мин еш кына кисәтеп була торган авырулар белән очрашам. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру атналыгы — формаль чара гына түгел, ә һәркемгә үз сәламәтлеге турында уйларга кирәклеген искәртү өчен мөһим мөмкинлек.

Иң элек физик активлыкка игътибар итегез. Шунда ук катлаулы күнегүләрдән башлау мәҗбүри түгел — көненә 30 минут уртача активлык (җәяү йөрү, йөзү, велосипед) да җитә. Хәтта шундый гади йөкләнеш тә йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.

Начар гадәтләрдән баш тарту да бик мөһим. Тәмәке тарту һәм алкогольне артык куллану хроник авырулар үсешенең төп сәбәпләре булып тора. Алардан баш тарту — гомер озынлыгын арттыруның иң нәтиҗәле юлларының берсе.

 Киләсе мөһим юнәлеш — туклану. Рациональ туклану принципларын сакларга тырышыгыз: күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз, тозны, шикәрне һәм эшкәртелгән ризыкларны чикләгез. Дөрес һәм даими туклану нормаль авырлыкны сакларга һәм диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә ярдәм итә.

Көн режимы турында да онытмагыз. Житәрлек йокы (тәүлегенә 7–8 сәгать) һәм стресс дәрәҗәсен киметү сәламәтлек өчен бик мөһим. Даими йокы җитмәү һәм стресс иммунитетка һәм гомуми хәлгә тискәре йогынты ясый.

 Профилактика турында да онытмаска кирәк. Даими медицина тикшерүләре, кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Шуны истә тотыгыз: сәламәтлек — бер тапкыр гына башкарылган эш түгел, ә көн саен ясалган сайлау. Кечкенә генә үзгәрешләр дә вакыт узу белән зур нәтиҗәләр бирә. Гади эшләрдән башлагыз — күбрәк хәрәкәт, дөрес туклану һәм начар гадәтләрдән баш тарту — һәм сез озын, актив тормышка мөһим адым ясарсыз.

Врач терапевт Валиева Раиля Илнуровна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International