Сарман район үзәк хастаханәсенә заманча цифрлы маммография аппараты кайтты. Акчалар «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча бүлеп бирелгән. Маммограф инде үзәк район хастаханәсе поликлиникасының рентген-кабинетында урнаштырылды. Маммографияне эшләтеп җибәрү агымдагы елның октябрь ахырына планлаштырылган. Онкология авыруларын иртә диагностикалау - пациентның гомерен саклап калу, чөнки «Сәламәтлек саклау» милли проектында онкология авыруларына каршы көрәш аерым федераль проектка бүлеп бирелгән. Кызганычка каршы, күкрәк рагы бүген бөтен дөньяда хатын-кызларның онкология авырулары арасында беренче урында тора, ләкин, бәхеткә каршы, диагноз вакытында куелса, ул тулысынча диярлек дәваланачак. Шуңа күрә безнең больница өчен заманча санлы маммограф - бик мөһим һәм кирәкле сатып алу, бу бөтен район пациентлары өчен озак еллар сәламәтлекләрен саклап калу мөмкинлегенэ омет бирэ.