Сарман үзәк район хастаханәсендә эшләүче хирург баланы Кырымда клиник үлемнән соң коткарган

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

 

Үзенең отпускы вакытында Сарман үзәк район хастаханәсенең Җәлил медицина бүлеге башлыгы табиб-хирург Евгений Окшин Кырымда батып барган малайның гомерен саклап калган, аңа медицина ярдәме күрсәткән. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Судан чыгарганда тугыз яшьлек малайның тормыш билгеләре булмаган - клиник үлем булган. Аның суда эпилепсия өянәге була, шуннан соң йөрәге һәм сулышы туктый. Яр буенда Евгений Окшин реанимацион чаралар күрсәтә башлый. 15-20 минут чамасы эчендә тормыш функцияләрен торгыза. Малайны улемнән алып  калган. Аны ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырдылар. Хирург баланы күчерергә булыша. Бүген малайның гомеренә башка берни дә янамый, аны выпискага әзерлиләр. Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Форманчук Татарстан табибына югары гражданлык позициясе, фидакарьлек һәм профессиональлек өчен рәхмәт белдерде.

https://t.me/opcrimea/1134?single

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International