Грипп-иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Бу чир белән үз гомерендә һәр кешенең дә чирләп караганы бардыр. Бу ни өчен шулай соң дигән сорауга җавап булып, грипп вирусының үзгәрүчәнлеге тора. Ел саен бу вирусның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә, ә аларга каршы кешенең организмы әле көрәшә алмый.
Грипп кешеләргә бик күптәннән таныш авыру, тарих битләрендә беренче мәгълүмәт 1580 елга барып тоташа. 1918-1920 елны булган “испанка” дигән пандемияны нәкъ менә грипп вирусы китереп чыгарган.
Нәрсә сон ул грипп?
Грипп- кискен, тын юлларын зарарлаучы, вкытында дәваламаганда каты өзлегүләргә һәм хәтта ки үлемгә дә китерә ала торган авыру. Авыру чыганагы-чирле кеше, вирус организмнан селәгәй белән, ютәлләгәндә, төчкергәндә чыга. Тын юлларына эләккәч, вирус үрчи башлый. Авыруның беренче билгеләре вирус белән зарарланып, 36-60 сәгать үткәч башлана. Авыру кешенең тән температурасы күтәрелә, ул 39-40 С ка җитәргә мөмкин, кеше туңа башлый, баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек, ашыйсы килмәү кебек билгеләр булырга мөмкин. Коры ютәл, тамак төбе авырту, тавыш бетү, күзләр сызлау шулай ук грипп белән чирләүнең билгеләре булып тора.
Грипп белән күбрәк чирләүчеләр исемлегенә 2 яшькәчә балаларны, өлкән кешеләрне, иммун системасы авырулары белән чирләүчеләрне кертергә була. Төрле хроник чирләре ( шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, бөер) булган кешеләр, шулай ук йөкле хатын-кызлар, яшь балаларда грипп авыррак уза.
Грипп авыруын кисәтү максатыннан, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
1) Шәхси гигиенаны саклау мөһим: кеше күп җыела торган урыннарда булганнан соң кулларны сабынлап юыгыз.
2) Иммун системасын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз, ашау рационын төрлеләндерегез.
3) Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз, физик күнегүләр ясагыз.
4) Тәмәке тартмагыз.
Гриппка каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы- вакцина ясату. Бүгенге көндә кулланыла торган вакциналар (Гриппол, Ваксигрип) организмның вируска каршы торучанлыгын арттырып, чирне булдырмаска яки аны җиңел генә уздырып җибәрергә булыша.
Гриппны дәвалау.
Грипп белән авырган вакытта, тиешле режим саклау мөһим. Авыру кеше салкын һавага мөмкин кадәр азрак чыгарга тиеш, күп итеп сыеклык( лимон белән яшел чәй, төрле соклар, морслар) эчәргә кирәк.
Бүгенге көндә гриппка каршы көчле дару препаратлары бар. Алар чирне тиз һәм җиңел уздырып җибәрергә булышалар, ләкин аларны бары тик медицина хезмәткәре генә билгеләргә тиеш. Әгәр дә үзегездә грипп авыруының билгеләрен сизәсез икән, участок табибына мөрәҗәгать итегез, ул сезгә диагноз куеп, тиешле дәвалау курсы билгеләр.
Сәламәт булыгыз!