1 декабря - Всемирный день борьбы со СПИДом

29 ноября 2024 г., пятница

Донья жәмәгатьчелеге  1 декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш  

                                                                                 көне  буларак билгелэп үтә.

 

 

    ВИЧ – инфекция Көнбатыш Европа илләрендә хәм Америкада кимү юнәлеше  алды, бу  -СПИДка каршы жәмәгатьчелек, аерым кешелэр алып бара торган зур эш нәтижәсе.

    Россиядэ ВИЧ инфекция  таралуын дәвам итә хәм акрын темплар белән авыручы кешеләр саны арта бара.

    Бугенге көндә Россиядэ миллион ярымнан артык ВИЧ инфекцияле кеше теркәлгән, бу нигездә 30-40 яшьлек контенгентка туры килә, бигрәк тә 30-35 яшьлек ир-атлар арасында чирләу очраклары артты.

   Татарстанда 1987 елда теркәлгән беренче очрактан башлап бугенге көнгә кадэр 30547 ВИЧ инфекцияле исәпкә алынган, шуларның 3650е башка регионнардан килгән авырулар.  9662 кеше улгән, шуларның 3014 ВИЧлы СПИДның сонгы стадиясенә җитеп вафат булганнар..

   Безнен районда Вич инфекциянең беренче очрагы 2000 нче елда теркәлде. Шул вакыттан башлап 163 кеше исәпкә алынган. Бугенге көндә районда 83 Вич инфекцияле кеше яши ,шуларның  33е – бала табу яшендәге хатын-кызлар. Барлыгы 61 ВИЧ  инфекцияле үлгэн. Авыручыларның 70 процентка якыны имуннодефицит вирусын кан тамырына наркотиклар керткәндә йоктырган. Быелның 10 аенда ВИЧ инфекциянең 3 яңа очрагы  исәпкә алынды.Соңгы елларда  вирус күбрәк җенси юл белэн тарала башлады, санннар теле белэн  сөйләгәндә, 51% наркотикларга туры килсэ,49% - саклану чаралары кулланылмаган җенси юл.

   ВИЧ инфекциянең йогу юллары  хәзерге вакытта  яхшы өйрәнелгэн . Авыру бары тик  3 юл белән йога :

-беренче юл –каннан канга, яки авыру кеше кулланган шприцлар, энәлэр, татуировка, пирсинг өчен зарарсызландырылмаган инструментлар, кырыну приборлары, теш щеткалары аша;

-икенче юл – инфекцияле анадан  балага карында вакытта яки бала тудырганда хәм имезгэндә;

-өченчесе – җенси  юл

   Наркоманнар арасында ВИЧ инфекция  таралу хәзерге вакытта да  дәвам  итә , чөнки  наркотиклар  кулланганда   бер шприц берничә  кеше өчен кулланыла.

Кайчак кешеләр ВИЧ инфекция кул биреп күрешкәэндә, кочаклашканда  да  йога  дип куркалар. Мондый юл белән, шулай ук үбешкәндә төкерек  аша,  уртак  урын-жир, савыт-саба  кулану, уртак  ванна яки унитаздан файдаланудан вирус йокмый. Хайваннар яки бөҗәкләр организмында вирус яшәми, шунлыктан  аларнын  тешләвеннән  Вич инфекция  йога алмый.

    ВИЧ – кешенең  иммунитетын бетеруче вирус  дигэн суз. Ул иммун  системасын  зарарлап,  төрле инфекцияләргә , яман  шешнең кайбер  төрләренә каршы торучы кузәнәклэрне утерә.

    Вич инфекциянең  билгелэренэ килгэндң, авыруның башлангыч чорында алар беленми диярлек. СПИД диагнозы купмедер вакыт уткәч, кешедә бер яки берничә җитди авыру көчәйгәч куела .Авыру узендә  җитди узгәрешләр  сизгәнче хәтта  еллар  узарга, лэкин ул чорда инфекция   башкаларга  йогарга мөмкин. Вируслы кеше  белән контактта булганнан сон, авыру йоктыру  фактын 25 көннэн  3 айгача вакыт уткәч  махсус тест – вируска каршы организмда барлыкка килгән тәнчекләрне  ачыклаучы кан анализы аша белеп була. Э 3 айга кадэрге вакыт инкубация чоры яки «тәрәзә чоры» дип атала, чөнки бу вакыт эчендә анализ тискәре

нәтижә дә бирергэ мөмкин. Шуңа күрә анализны 3 хәм 6 айдан яңадан кабатларга кирәк. Тест узу -  ВИЧ  инфекция  белэн  зарарлану – зарарланмауны  ачыклауның бердәнбер юлы.

   СПИД авыруына каршы хәзерге вакытта  куп төрле дару препаратлары  кулланыла.

Иртэ куелган диагноз  хәм  вакытында вируска каршы дәвалау уздыру  авыруның  көчәюен, СПИД  билгеләре  килеп  чыгуын озак елларга тоткарларга булыша.

    СПИД ны  китереп чыгаручы вирус табигатьтэ булган башка вирусларга төзелеше белән охшаш булса да, яшәү хәм үрчу урыны уникаль – кешенең иммунитет өчен җаваплы күзәнәклэре. Шуңа күрэә аның белән корәшү дә авыр. Кисәту максатында вакцина уйлап чыгара алучы әлегә юк. Димәк , хәзерге вакытта иң ышанычлы чара – саклану юлларын өйрәнеп , белемнәр белән  коралланып , уз-узеңне саклау . СПИДка каршы бергәләп көрәшкәндә генэ, уңай нәтиҗәләргә ирешергә булла. Онытмагыз, хәркемнең сәламәтлеге үз кулында.          

 

 

 

Вахитов Илюс Марсович Сарман узәк хастаханасенең  Табиб - эпидемиологы .

 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International